+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
18 февраль 2021, 09:00

Элекке губернатор - гаепле...

Виктор Ишаев үзенә карата эшнең “заказлы” булуы турында белдергән. Мәскәү суды Хабаровск краеның элекке губернаторы Виктор Ишаевны шартлы рәвештә биш елга хөкем иткән һәм аны "Роснефть" җәмгыятенең 7,5 миллион сумын максатсыз сарыф итүдә гаепле дип тапкан. Бу хакта ТАСС суд залыннан хәбәр итте. "Ишаевны Русия Федерациясе Җинаять кодексының 160 статьясының 4 өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип танырга, аңа 800 мең сум штраф һәм биш елга сынау срогы белән шартлы рәвештә биш елга ирегеннән мәхрүм итү турында җәза билгеләргә", - диелә суд хөкемендә. Эшнең икенче фигуранты - Хабаровск краенда "Роснефть" вәкиллеге экс-директоры Геннадий Кондратов 400 мең сум штраф белән өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән. Суд, хәлләрне йомшартучы буларак, Ишаевның дәүләт бүләкләрен һәм хроник авыруларын исәпкә алган. Шулай ук суд хөкем ителүчеләрне өй арестында тоту вакытын җәза срогы белән хөкем иткән. Суд шулай ук "Роснефть"нең гражданлык дәгъвасын өлешчә канәгатьләндергән һәм Ишаевтан 7,5 миллион сум акча түләткән. Виктор Ишаев үзе исә гаебен танымавын, закон каршында чиста булуын, ә аңа карата эшнең заказлы булуын белдергән. Фото:Известия

Виктор Ишаев үзенә карата эшнең “заказлы” булуы турында белдергән.



Мәскәү суды Хабаровск краеның элекке губернаторы Виктор Ишаевны шартлы рәвештә биш елга хөкем иткән һәм аны "Роснефть" җәмгыятенең 7,5 миллион сумын максатсыз сарыф итүдә гаепле дип тапкан. Бу хакта ТАСС суд залыннан хәбәр итте.
"Ишаевны Русия Федерациясе Җинаять кодексының 160 статьясының 4 өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип танырга, аңа 800 мең сум штраф һәм биш елга сынау срогы белән шартлы рәвештә биш елга ирегеннән мәхрүм итү турында җәза билгеләргә", - диелә суд хөкемендә.

Эшнең икенче фигуранты - Хабаровск краенда "Роснефть" вәкиллеге экс-директоры Геннадий Кондратов 400 мең сум штраф белән өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән.

Суд, хәлләрне йомшартучы буларак, Ишаевның дәүләт бүләкләрен һәм хроник авыруларын исәпкә алган. Шулай ук суд хөкем ителүчеләрне өй арестында тоту вакытын җәза срогы белән хөкем иткән.
Суд шулай ук "Роснефть"нең гражданлык дәгъвасын өлешчә канәгатьләндергән һәм Ишаевтан 7,5 миллион сум акча түләткән. Виктор Ишаев үзе исә гаебен танымавын, закон каршында чиста булуын, ә аңа карата эшнең заказлы булуын белдергән.

Фото:Известия
Читайте нас: