Благовещенда яшәүче берәү шулай уйлаган. Баеганмы?
Благовещен суды «Система» һәм «КуречАгро» компанияләре җитәкчесе урынбасарына хөкем карары чыгарган. Аны 2017 һәм 2018 елларда берәдәк җәнлекләрне тоту буенча муниципаль контракт нигезендә башкарылган караклыкта гаеплиләр.
Подрядчылар әлеге оешмалар алдында йортсыз хайваннарны приютка урнаштыру, тоту-карау, дәвалау, стерильләштерү бурычын куя. Әмма асылда фирмалар, ялган документлар ясап, 383 мең сум акча алган. Тикшерүләрдән качып котылыр өчен эшкуар полицейскийга 50 мең сум ришвәт бирергә маташкан һәм акча тапшырганда тоткарланган.
Суд аңа 4,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителү һәм дәүләт файдасына 160 мең сум штраф билгеләгән. Ришвәт суммасы да казнага алынган.
Прокуратура зыян суммасын түләттерү турында дәгъва биргән, суд аны канәгатьләндергән һәм тәэмин итү максатында эшкуарның мөлкәтен кулга алган, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Республикасы Прокуратурасы матбугат хезмәтендә.