+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
18 февраль 2021, 12:50

Җәяүлене бәрдереп качкан да...

Кырмыскалы районында кичә кич Уфа - Инҗәр - Белорет автомобиль юлының 38нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Кырмыскалы районында кичә кич Уфа - Инҗәр - Белорет автомобиль юлының 38нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Анда җәяүле һәлак булган. ЮХХДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Чиләбе өлкәсендә яшәүче 28 яшьлек егет "Kia Optima" руле артында урындагы кешене бәрдергән.

Бу хәлдән соң машина йөртүче, юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып, 300 метрга якын юл үтеп, 10-15 минуттан соң вакыйга урынына кире әйләнеп килә. Җәяүле медучреждениегә илткәндә вафат була.

Чит ил машинасы хуҗасы сүзләренә караганда, ир караңгы киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлардан башка гына китеп барган.

«ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен ир-егеткә карата административ протокол төзелде. Тикшерү башланды", — диләр төбәк автоинспекциясендә.

Фото: башинформ
Читайте нас: