+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
19 февраль 2021, 22:35

Ике улы ятим калды...

Иглин районында коточкыч фаҗига булган.

Иглин районында коточкыч фаҗига булган.

Андагы йортларның берсендә 35 яшьлек Николай үтерелә. Аның муенында күпсанлы пычак яралары булган гәүдәсе 14 февральдә көндез табылган.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре, үтерүдә шикләнеп, һәлак булган кешенең ике дустын тоткарлаган, икесенә дә 32шәр яшь. Аларның берсе – мәет табылган йортның хуҗасы. Аның әшнәсе элегрәк наркотик сату буенча хөкем ителгән инде.

Николай күптән түгел генә 35 яшен билгеләп үткән. Аның хатыны һәм ике кечкенә улы калган.

Мәрхүмнең дуслары һәм туганнары социаль челтәрләрдә кайгы уртаклаша:

– Син иң яхшы абый, иң яхшы ул, иң яхшы әти, иң яхшы ир идең, син - бөтен дөньяда иң яхшысы. Кадерлебез, авыр туфрагың җиңел булсын, - дип язган алар.

Фото: кп.ру
Читайте нас: