Аннары үз-үзен үтерергә маташкан...
Мәскәүдә 36 яшьлек ана ике баласын үтергән, ә соңыннан үз-үзен үтерергә маташкан.
Тикшерү фаразы буенча, вакыйга 20 февраль кичендә булган: Ясная проездындагы торак йортларның берсенең фатирында хатын өч яшьлек улын буып үтергән, ә аннары үз-үзен үтерергә маташкан. Шулай ук үтерү урынында 11 яшьлек кызының гәүдәсен тапканнар.
Ике бала да шунда ук үлә, килеп җиткән ашыгыч ярдәм бригадасы аларны коткарып кала алмый. Әниләре дәваханәгә озатыла.
Табиблар тикшергәннән соң, тикшерүчеләрне дә кертәчәкләр: аңа карата Русия Җинаять кодексының 105 мәддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Гамәлнең мотивлары әлегә билгеле түгел.
"Хәзерге вакытта тикшерүчеләр һәм криминалистлар вакыйга урынында эшли. Килеп чыккан хәлнең барлык шартларын һәм сәбәпләрен билгеләүгә юнәлтелгән тикшерү эшләре комплексы үткәрелә, әтисе һәм күршеләреннән сорау алына. Суд-медицина экспертизалары билгеләнде, - диелә хәбәрдә.
Фото: кп.ру