-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Хокук
21 февраль 2021, 18:20

Әти-әнисенә пычак күтәргән...

Стәрлетамакта бер бәндәне аракы бөтенләй тилерткән...

Стәрлетамакта бер бәндәне аракы бөтенләй тилерткән...

29 яшьлек җинаятьче кулыннан ата-анасы зыян күргән, ул алар белән бер фатирда яши.

Күршеләре чакыру буенча килгән полиция хезмәткәрләре подъездда эчке киемнән нык исерек ир-атны күргән. Ул кычкырынган, мәгънәсез рәвештә сүгенгән, йодрыклары белән кизәнгән. Хокук сакчылары аңа богау кидергәннәр һәм полиция бүлегенә китергәннәр.

Тоткарланучының әнисе һәм әтисе күршеләренең фатирында яшеренгән, икесе дә кан эчендә булган. Көн буе ирнең өйдә эчүе ачыкланган. Әти-әнисе белән талашып, ул әнисенең башына суккан, пычагын алган һәм үтерү белән янаган. Хатын куллары белән битен каплаганлыктан, пычак аның кулына эләккән.

Тоткарланучының әтисе күптән түгел генә каты авырый, фатирда көч-хәл белән хәрәкәт итә. Ул хатынын яклап, улының кулыннан пычагын алалган, ләкин улы әтисенең битен җәрәхәтләргә өлгергән. Шуннан соң алар фатирдан чыгып күршеләрендә качканнар.

Тоткарланучыга карата җинаять эше кузгатылган. Әле аны биш тәүлеккә кулга алганнар.

Фото: vesty.co.il


Читайте нас в