Быел 1 июньнән руль артындагыларны тагын бер яңалык көтә. Ул, әлбәттә, күңеллеләрдән түгел.
Быел 1 июньнән машинаңның бамперында яньчелү булса да, аны штрафстоянкага куйдырырга мөмкиннәр.
Бу хакта "АвтоВзгляд" хәбәр итә.
Басма язуынча, әлеге тәкъдим юллардагы авария күрсәткечләрен киметү кысаларында кабул ителүче яңалыклар рәтендә кертелә. Тик бу гамәл ничек итеп аварияләрне булдырмаска ярдәм итәр, аңлашылып бетми.
Двигатель, руль, тормоз һәм башка системаларда кимчелекләр булган килеш машина иясе автомобилендә йөри бирсә, ул юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен зур хәвеф тудыра. Мондый җитди җитешсезлекләре ачыкланган "тимер атлар" штрафстоянкага урнаштырыла. Ә менә бампердагы зур булмаган яньчелгән урыннар өчен анда эләгү лөгатькә сыеп бетмәүче яңалыклардан, дип яза басма.
1 июньнән әлеге яңалык гамәлгә кертелә калса, машинагыз бамперындагы сыдырылган урын өчен юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторы, автомобилегезне штрафстоянкага куйдырту белән беррәттән, бу кимчелекне 72 сәгать эчендә төзәтергә дә мәҗбүр итәргә хокуклы булачак.
Фото: bazila.net