Кем урлаган бит әле!
Уфада яшәүче бер ханымның туганы Австриядә счеттан 5 миллион сум акча урлаган.
Шушы көннәрдә Уфада полиция бүлекчәсенә 41 яшьлек эшсез ханым мөрәҗәгать иткән, ул чит илдә счетларын «чистартулары» хакында белдергән. Хокук саклау органнарында «КП-Уфа»ның үз чыганагы хәбәр иткәнчә, акчалар 12-18 февральдә югалган, тик аларның хуҗасы акча кая булырга мөмкинлеген күз алдына да китермәвен әйткән. Аның Австрия банкларында ачылган банк счетларында биш миллион сум акча сакланган.
Башта полиция хезмәткәрләре урлауда шикләнелүчене дә, хәтта ул кылган ысулны да ачыклый алмый. Тик тиздән бу гадәти булмаган эштә беренче шикләнелүче пәйда була. Әңгәмәдәш сүзләренә караганда, шул ук көнне полиция бүлегенә Австриянең банк счетлары хуҗабикәсенең 26 яшьлек эшсез туганнан туганын китергәннәр. Хәзер яшь кешене караклыкта гаеплиләр, җинаять эше кузгатылган.
Менә, ичмасам, эшсезләр! Миллионнарны тегендә-монда очырып кына яталар!
Фото: medialeaks.ru