+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
24 февраль 2021, 10:00

Ике кызны бәрдергән иде

Аларның берсе шул урында һәлак булды, икенчесе гомерлек гарип калды...

Аларның берсе шул урында һәлак булды, икенчесе гомерлек гарип калды...

Шушы көннәрдә Стәрлетамак шәһәр суды узган елда руль артында 14 яшьлек ике кызны таптаткан кешегә карата хөкем карары чыгарды. Ир гаепле дип табылган, дип хәбәр итә төбәк Прокуратурасы.

Исегезгә төшерәбез, бу юл-транспорт һәлакәте 2020 елның июнендә булган иде.

"Лада Калина" машинасын йөртүче исерек хәлдә тизлекне арттырган, идарәне югалткан һәм тротуарга барып менгән, анда мәктәп укучыларын бәрдергән. Алынган яралардан берсе «ашыгыч ярдәм» машинасында үлгән, икенчесе гомерлек инвалид булып калган.

Фаҗигадән соң бу бәндә һәлакәт урыныннан качарга маташкан, ләкин тотылган.

Гаеплене 7 елга колония-поселениегә хөкем иткәннәр. Аннан зыян күрүчеләр файдасына 1,8 млн сум акча түләттерелә.

Фото: башинформ


Читайте нас