Бүген, 24 февральдә, илебез җитәкчесе Владимир Путин яңа законга кул куйган. Ул рөхсәтсез оештырылган митингларда катнашучыларга кагыла.
Владимир Путин бүген яңа законга кул куйган. Ул законсыз митингларда катнашучыларга турыдан-туры кагыла: кем дә кем мондый чара барышында хокук сакчылары әмеренә буйсынмый, аңа штраф яный. Закон бозып митингларны иганәләүчеләргә дә җәза каралган. Бу хакта документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылган да инде. Аны Дәүләт думасы депутаты Дмитрий Вяткин эшләгән.
Митингта хокук сакчыларына буйсынмаучыларга 2 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф яный. Бу - беренче тапкыр. Әгәр дә инде кеше икенчегә митингта тәртип бозып йөрсә, аңа 10-20 мең сум акчасын түләргә туры киләчәк. Аерым очракларда 15 тәүлеккә рәшәткә артына эләгергә дә мөмкин.
Митинг үткәрү өчен милеген биреп торучы, яки чараны иганәләүче гражданга (моңа бернинди хокукы булмыйча) 10-15 мең сум штраф язылачак, ә менә юридик берәмлекләргә шундый ук гамәл өчен - 50-100 мең сум, җитәкче вазыйфалар биләүчеләргә 15-30 мең сум штраф киләчәк.
Фото: tengrinews.kz