Моның өчен ул аңа спирт сибеп, ут төрткән.
Красноярск өлкәсендә 58 яшьлек ир сөяркәсенә спирт сипкән һәм шырпы яндырып, ут төрткән.
Фаҗига 16 февральдә көнчелек аркасында килеп чыга. Ир белән хатын бакча йортының гаражында табын корып утыра. Аннары гашыйклар талаша. Ир-ат сөйгәнен көнли. Ул спиртлы сыеклык ала һәм хатынга сибә. Аннары шырпы яндыра һәм ут төртә. Ир ут капкан хатынны ташлап чыгып китә.
Яна торган хатынны бакча йортының хуҗабикәсе күреп ала, ул ялкынны сүндерә. Аннары ашыгыч ярдәм һәм полиция чакыра. Имгәнгән хатынны дәваханәгә китергәннәр. Аның тәне пешкән. Хатын реанимациядә ята, дип яза "Интертат".
«Үтерергә маташу» мәддәсе буенча җинаять эше ачылган. Ир-атны кулга алганнар, аны сигез елдан башлап, гомерлек срокка кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.
Фото: foto-basa.com