Моны республика Тикшерү идарәсе рәсми рәвештә раслады.
Русия Тикшерү комитетының республика Тикшерү идарәсе Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, төбәкнең торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляевның хезмәт вазыйфаларыннан усал ният белән файдалануда шикләнеп тоткарлануын рәсми рәвештә раслады. Җинаять эшен тикшерү белән Идарәнең аеруча мөһим эшләрен тикшерү буенча бүлеге шөгыльләнә.
Криминалистлар фаразы буенча, 2017 елда, Күмертау шәһәре мэры вазыйфасын биләгәндә, Борис Беляев Маячный авылында дәүләт контрактлары кысаларында 95 миллион сумнан артык суммага төзелгән чистарту корылмаларында эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре үткәрелмәгәнлеген һәм чистартылган су агынтыларын тикшерү нәтиҗәләре бирелмәгәнлеген, шуңа бәйле рәвештә объект хезмәт күрсәтүгә һәм файдалануга әзер булмавын белә.
Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, республика Хөкүмәтенең хәзерге вице-премьеры закон таләпләрен бозган, объектны кабул итү актын раслаган һәм аны файдалануга тапшырырга рөхсәт иткән. «Шул ук вакытта әлеге чистарту корылмалары хәзерге көнгә кадәр гамәлдә түгел һәм эксплуатацияләү өчен яраксыз. Нәтиҗәдә, җинаятьчел гамәлләр нәтиҗәсендә төбәк бюджетына 95 миллион сум зыян китерелгән», — диелә рәсми хәбәрдә.
Якын арада Борис Беляевка чик кую чарасын сайлаячаклар. Тикшерүчеләр әлеге җинаятьне кылуда башка кешеләрнең катнашы бармы-юкмы икәнен ачыкларга ниятли.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бу җинаятьтә шикләнү буенча республиканың төзелеш һәм архитектура министры Рәмзил Күчәрбаев өй арестына алынды.
Фото: Башинформ