Моның алдыннан әнисен каты яралаганнар.
26 февральдә Иваново шәһәрендә Эмма исемле кыз баланы урлаганнар. Җинаятьче фатирга килә, ул аннан үзенең песиен алып китмәкче була. Ләкин талаш чыга һәм егет, хуҗа хатын белән сугышып, аңа пычак чәнчә.
Киткәндә ул фатирга ут төртә һәм 3 яшьлек баланы урлап кача. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр утны сүндерә. Имгәнгән хатын әле авыр хәлдә ята.
Урланган кызны шул көнне үк табалар. Аңа зыян килмәгән.
Җинаятьчене тоткарлаганнар. Аның машинасын күзәтү камералары язмалары аша карап тапканнар. Аңа 18 яшь, ул - студент. Әлегә аның гамәленең сәбәбе турында хәбәр ителми.
Егет яраланган хуҗабикә белән таныш булган. Аңа карата «үтерергә маташу» мәддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Фото: кп.ру