Уфа янындагы авариядә бер гаепсез кеше гомере өзелгән.
Уфа районының Жуково авылыннан ерак түгел юлда үлемечле һәлакәт теркәлгән. Бу хакта республика Баш инспекторы Динар Гыйльметдинов хәбәр итте.
Дәүләт автоинспекторы сүзләренә караганда, 1 март көнне кичке унда «Урал» М-5 федераль трассасының 1460нчы чакрымында (Дим бистәсенә борылыш) "ВАЗ-2115" руле артында булган 32 яшьлек ир 35 яшьлек юл эшчесен бәрдергән, ул бу вакытта "Volvo" махсус техникасында ком тараткычны чистартып торган. Эшче шунда ук җан биргән, ә менә аны бәрдерүчене төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә китергәннәр.
— Җиңел машина йөртүче бер ай элек исерек килеш тикшерү узудан баш тарткан өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Тикшерү башланды, аның барышында юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыкланачак, - дип билгеләп үтте Динар Гыйльметдинов.
Узган атнада буранда Башкортстанда берничә үлем очрагы теркәлгән. Икенче көнне полиция юл төзүчеләренә карата юлны кардан сыйфатсыз чистарткан өчен тикшерү эше кузгатты.
Фото: Динар Гильмутдинов / facebook.com