+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
2 март 2021, 16:55

Тәрбия эше бүлеге хезмәткәре бит әле!..

Ә ул тәрбияләп, дөрес юлга бастырырга тиешле кешеләренә наркотик сатып яткан.

Ә ул тәрбияләп, дөрес юлга бастырырга тиешле кешеләренә наркотик сатып яткан.
Уфаның Калинин районы суды 13 санлы төзәтү колониясендә хөкем ителүчеләр белән тәрбия эше бүлегенең 38 яшьлек элекке начальнигына карата хөкем карары чыгарды.
Ул "наркотик чаралар һәм психотроп матдәләрне законсыз сатарга маташу" һәм "вазыйфа вәкаләтләрен арттыру" мәддәләре буенча гаепле дип табылган.
Прокуратураның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, узган елның апрелендә гаепләнүче хөкем ителүчегә сату өчен амфетамин, героин, каннабис, гашиш һәм гашиш мае сатып алган.
Наркотикларны режимлы объект территориясенә алып керергә омтылганда аны үз хәвефсезлеге хезмәткәрләре тоткарлаган.
Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Суд аңа катгый режимлы холык төзәтү колониясендә 8 ел да 2 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде, ул 5 ел елга дәүләт хезмәтендә һәм җәза үтәтү системасында хезмәт итү хокукыннан мәхрүм ителде.
Фото: башинформ
Читайте нас