+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
2 март 2021, 06:48

Ярты ел мәет белән яшәгән ир өенә кайткан

Аннан туганын үтерүдә шикләнгәннәр иде.

Аннан туганын үтерүдә шикләнгәннәр иде.

Уфада яшәүче Алексей Брагин берничә ай дәвамында энесе Павелның таркалган мәете белән бер фатирда яшәгәне турында язган идек инде. Әлеге хәлнең нечкәлекләре билгеле булды.

Павелның югалуына ярты ел элек күршеләре игътибар итә, әмма аның юкка чыгуы турында полициягә беркем дә белдерми. Башта аның абыйсы Алексей, туганым вахтада, ә аннан соң командировкага китте, дип сөйли. Шулай ук фатирга туганнары да килә, тик алар һәлак булган кешенең бүлмәсенә керә алмый, чөнки ишек йозакка бикләнгән була. Шулай да, аны ватып кереп, коточкыч табылдыкка тап булалар. Алексейны кулга алалар.

Искәртеп узабыз, Алексей Брагин элегрәк кеше үтергән өчен хөкем ителгән булган. Күршеләр аның белән элемтәгә керергә курка, чөнки ул нинди дә булса кисәтү ясаган кешенең өстенә шакшы су сибә, я автомобиленә зыян сала.

Күптән түгел Алексейны өенә кайтарып җибәрүләре билгеле булды. Чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, аның туганын беркем дә үтермәгән, ул үзе вафат булган. Тикшерү дәвам итә.

Фото: "БСТ"
Читайте нас