+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
3 март 2021, 07:15

Ике сәгать җәфалаган...

57 яшьтә 14 яшьлек балага ябышырсыңмы?

57 яшьтә 14 яшьлек балага ябышырсыңмы?

Уфа районы авылларының берсендә 57 яшьлек ир 14 яшьлек кызны көчләргә маташкан. Бу хәл 26 февральдә булган, дип хәбәр ителә.

Ул корбанын ике сәгать - кичке алтыдан сигезгә кадәр җәфалый. Полиция хезмәткәрләренә бу очрак турында урындагы кеше гаризасы буенча билгеле булган.

Җинаять урынына килгән тикшерү-оператив төркем педофилны исерек хәлдә эләктергән.

Аны шунда ук полиция участогына китерәләр, анда ул гаебен таный. Шуннан соң аңа карата «балигъ булмаганнарга карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылу» турында җинаять эше кузгатылган.

Фото: мк.ру


Читайте нас