+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
4 март 2021, 10:10

Тугызынчы каттан төртеп төшергән...

Ишембайда яшәүче ир суд карарын үзгәрттерә алмады.

Ишембайда яшәүче ир суд карарын үзгәрттерә алмады.

Эш материаллары буенча, 2019 елның июлендә исерек ир таныш хатыны белән ачуланышкан һәм аны тугызынчы каттагы ачык тәрәзәдән төртеп төшергән. Кыз һәлак булган, ә теге бәндә качкан.

Үткән елның маенда ул кызның банк картасыннан 21 мең сум акча алган һәм аларны үз ихтыяҗына тотынган.

Башкортстан Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, суд ишембайлыны кеше үтерүдә һәм урлашуда гаепле дип таныган, ул 15 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Ир хөкем карары белән риза булмаган һәм аңа шикаять белдергән, һәлак булучының тәрәзәдән үзе төшеп китүе турындагы фаразга басым ясаган. Әмма республиканың Югары суды аның гаебе исбатланган дип тапты һәм элекке карарны үз көчендә калдырды.

Фото: мк.ру
Читайте нас