Олы яшьтәге хатынны үтерә язганнар.
Бөре районара суды 37 яшьлек иргә гаепләү карары чыгарды.
Суд матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, узган елның октябрендә бу бәндә кич белән, кибеттән чыккан олы яшьтәге бер хатынны күреп, аның артыннан йорт подъездына керә. Икенче һәм өченче катлар арасында пенсионерны куып тота һәм аның кулыннан азык-төлек белән акча салынган полиэтилен пакетын тартып алырга тырышып карый. Ләкин зыян күрүче актив каршылык күрсәтә. Шуннан соң ир хатынны баскычтан төртеп төшерә. Ул егыла һәм авыр тән җәрәхәтләре ала.
Хатынның сумкасында ике кап көнбагыш, ике төргәк бәдрәф кәгазе, сыр, салфетка, телефон, 550 сум акча салынган хатын-кызлар букчасы булган. Аңа 1617,36 сумлык матди зыян китерелгән.
Хөкем ителүче гаепле дип танылды һәм 9 ел да 4 айга катгый режимлы холык төзәтү колониясенә озатылды.
Фото: lifedd.ru