+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
6 март 2021, 06:35

Әби вакытсыз кайтып кергән...

Әбҗәлил районы авылларының берсендә бер бәндә өлкән яшьтәге ханымны отвертка белән чәнчеп үтергән.

Әбҗәлил районы авылларының берсендә бер бәндә өлкән яшьтәге ханымны отвертка белән чәнчеп үтергән.

Бу ханым аның йортын 55 яшьлек ир талаган вакытта кайтып кергән.

Җинаять былтыр мартта була. Гаепләнүче, авылдашының өенә кереп, аннан мең сум акча һәм бер шешә спирт урлый. Карак торактан чыгып барганда аңа 80 яшьлек хуҗабикә тап ула. Әлеге күренештән куркып, ир отвертка ала һәм 40лап тапкыр әбинең күкрәк читлегенә бәрә. Пенсионер ханым алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә.

Җинаятьче гадел хөкемнән котылып кала алмый. Полицейскийлар аны оператив рәвештә табып тоткарлый. Тикшерү комитеты иргә карата кеше үтерү һәм талау мәддәләре буенча җинаять эше кузгаткан.

– Гаепләнүче кылган җинаятьләрдә гаебен өлешчә таныды, элек ул аеруча авыр җинаять кылган өчен берничә тапкыр хөкем ителгән булган, – дип хәбәр итәләр Прокуратурада.

Югары суд үтерүчене 19 елга махсус режимлы колониягә хөкем иткән.

Фото: кп.ру
Читайте нас