Уфа прокуратурасы Дим районында балалар бакчасы төзегәндә законнарның үтәлешен тикшерде.
Социаль объект «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән.
Төбәк күзәтү ведомствосы мәгълүматлары буенча, 2018 елның декабрендә «Башкортстан капиталь төзелеш идарәсе» учрежденисе сатулар уздырмыйча «Русия ФСИН № 3 төзелеш идарәсе» предприятиесе белән төзелеш-монтаж эшләре башкаруга һәм балалар бакчасы өчен барлыгы 227 миллион сумнан артык җиһазлар китерүгә дәүләт контрактлары төзегән. Асылда, генераль подряд килешүе нигезендә әлеге эшләр «Промэнерго» компаниясе тарафыннан башкарылган.
Подрядчы тарафыннан килешү шартларын үтәмәү һәм Торак һәм төзелеш күзәтүе буенча дәүләт комитетының проект документларына туры килуе турында документы булмауга карамастан, "Башкортстан капиталь төзелеш идарәсе"нең вазыйфа биләүче кешеләре объектны кабул итә һәм фактта үтәлмәгән эшләргә түли.
"Билгеләнмәгән вазыйфа биләүче кешеләрнең хокуксыз гамәлләре аркасында заказчы тарафыннан 2019 елда тапшырылган балалар бакчасы әлегә кадәр файдаланылмый. Прокуратура материалларны тикшерү органына җинаять-хокукый бәя бирү өчен җибәрде. Аларны карау нәтиҗәләре буенча «вазыйфадан явызларча файдалану» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр иттеләр республика прокуратурасында.