+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
9 март 2021, 07:30

Өч бала үлеменә кем гаепле?

Алар белән бергә картәниләре дә үтерелгән.

Алар белән бергә картәниләре дә үтерелгән.

Мәскәү янындагы поселокта бер хатынның һәм өч баланың мәетләре табылган.

Вакыйга урынына ведомствоның тәҗрибәле хезмәткәрләре арасыннан тикшерү-криминалистика төркеме чыга. Дүрт кешене үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган, аларның өчесе - балалар. Үтерүнең шартлары билгеләнә. Балаларның яше - 2 яшьтән 8 яшькә кадәр.

Үтерелгән хатын - балаларның картәнисе. Җинаятьтә аның улы шикләнелә. Ул тоткарланган инде.

Бу ир полициядә исәптә тора. Шулай ук, ул - инвалид, акылы зәгыйфь. Полициягә балаларның анасы мөрәҗәгать иткән, ул аңа ишек ачмауларына зарланган.

Үтергәннән соң җинаятьче вакыйга урыныннан качмый, ә үтерелгән кешеләрнең мәетләре белән бергә кала. Хәзер аннан тикшерүчеләр сорау ала.

Фото: кп.ру


Читайте нас