+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
9 март 2021, 06:45

Әнисенең кибетен талаган

Ул төнлә аның кибетенә кереп, тәмәке, сыра һәм акча урлый.

Ул төнлә аның кибетенә кереп, тәмәке, сыра һәм акча урлый.

Кибетне талау турында хәбәр Белорет районы полициясенә килә. Шәхси кибеттән якынча өч мең сум һәм кайбер товарлар юкка чыккан. Бу хакта сәүдә ноктасы хуҗасы үзе хәбәр иткән.

Хокук сакчылары 16 яшьлек үсмернең җинаятьче булуын ачыклый. Өстәвенә, ул кибет хуҗасының улы булып чыга.

Башлангыч фараз буенча, үсмер әнисенең йокларга ятуын көтеп, төнлә, кибет ачкычларын алып, анда бара. Аннары ишекне ача һәм товар, шулай ук, акча урлый.

Җинаять кылган вакытта аның кибеттә танышлары белән булуы мөмкин. Бу фараз хәзер тикшерелә.

Фото: кп.ру


Читайте нас