Бу тетрәндергеч фаҗига Кырмыскалы районында булган иде.
Уфа районара тикшерү бүлеге 49 яшьлек кешегә карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлады.
Тикшерү комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, былтыр 17 ноябрендә көндез исерек ир Кырмыскалы районының Иске Кыешкы авылында балалар бакчасына килгән, анда аның 47 яшьлек элекке хатыны тәрбияче булып эшләгән. Көнчеллек нигезендә ир аның аркасына һәм күкрәгенә пычак кадый, шуннан соң качарга омтыла, тик аны балалар бакчасы белән бер бинада урнашкан мәктәпнең физкультура укытучысы тоткарлый.
Зыян күрүче алынган яралардан ашыгыч медицина ярдәме машинасында үлә. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр җинаять кылган вакытта учреждениеләрнең башка биналарында булган һәм әлеге хәлләрне күрмәгән.
Элегрәк, 2020 елның сентябрендә, хатыны белән ызгышкан вакытта гаепләнүче аңа үтерү белән янаган була.
Ир үз гаебен таныган. Якын арада расланган гаепләү карары белән җинаять эше судка тикшерү өчен җибәреләчәк.
Элек хәбәр ителгәнчә, Эльвира һәм Данил Лугмановлар 25 ел бергә гомер кичергән, ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Хатын балалар бакчасында эшләгән. Гаиләдә барысы да әйбәт кебек тоела. Тик Данил вәхши һәм эчкече булган, ул хатынын һәр баганага көнләгән, кыйнаган.
Хатын озак түзгән, аннары аерым яши башлаган. Тик Данил моның белән килешми: көнләү сәбәпле, ул сентябрь аенда хатыны йортына ут төртә. Ә ике айдан, 17 ноябрьдә, пычак белән коралланып, Эльвираның эшенә килә...
Иргә 15 елга кадәр иркеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.
фото: башинформ