+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
13 март 2021, 06:15

Җирләүгә дә хаклар арта

Әлеге хезмәтләргә яңа бәяләр турында карар Уфа хакимияте сайтында урнаштырылган.

Әлеге хезмәтләргә яңа бәяләр турында карар Уфа хакимияте сайтында урнаштырылган.

Уфа мэриясе үлгәннәрне күмүгә яңа тариф раслады. Документны хакимият сайтында 11 март көнне бастырдылар.

Хәзер, карар нигезендә, якын туганнары яки законлы вәкиленнән башка мәрхүмнәрне җирләүнең гомум бәясе 7388,73 сум тәшкил итә. Аерым алганда, мәетне төрү өчен - 520,35 сум, табут өчен — 1413,18 сум, зиратка илткән өчен — 2120,54 сум һәм җирләү 3334,66 сум торачак. Документларны рәсмиләштергән өчен түләү алынмаячак.

— Бу тарифлар ел саен арта, - дип аңлатты "Халыкка махсус хезмәт күрсәтү комбинаты"ның элекке директоры урынбасары Владимир Наумкин.
Шул ук вакытта ул җирләү өчен минималь сумма күмүгә пособие күләменнән артмасын өчен күзәтеп торырга кирәк, дип билгеләп үтте. Әйтергә кирәк, 2021 елның 1 февраленнән җирләүгә пособие нәкъ 7388,73 сум тәшкил итә.

Уфада җирләүгә алдагы тарифлар 2020 елның февралендә билгеләнде. Ул чакта гомум бәясе 7043,59 сум иде.

Фото: Марат Мостафин.
Читайте нас