+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
17 март 2021, 10:55

Төмәннән Уфага - хәер эстәргә, коллыкка, суыкка....

Ике аяксыз бичараны җәзалаган адәм затының исеме билгеле. Фотосы да бар. Тиешле җәзасы гына юк.

Ике аяксыз бичараны җәзалаган адәм затының исеме билгеле. Фотосы да бар. Тиешле җәзасы гына юк.

Виктор Пинигин Уфада берничә ай әсирлектә яшәгән. Аны Төмәннән алдау юлы белән, күп акча вәгъдә итеп алып килгәннәр. Үзе өчен бөтенләй чит шәһәрдә ир иске баракта 30-40 шундый ук теләнчеләр белән яшәгән, иртән аны билгеләнгән урынга алып чыгып, кичен генә кире алып кайтканнар. Виктор Пинигин сүзләренә караганда, бер көндә ул 20шәр мең сум акча «эшләгән»: болар барысы да - хәер эстәгән инвалид яныннан узып китә алмаган изге күңелле кешеләр биргән акча.

Егерме мең сумлап акчадан аңа тәмәкелек кенә биргәннәр, эшкә машинада алып чыкканнар, ә тиешле урынга ул коляскасында барып җитәргә тиеш булган. Чатлама суык бер көндә аны дәваханәгә алып килгәннәр, баксаң, ирнең куллары туңган. Аннан волонтерлага хәбәр икәннәр. Алар ирнең Төмәндәге кызын эзләп тапкан. Әмма ул әтисен килеп алудан баш тарткан. Нәтиҗәдә, Уфа волонтерлары Виктор Пинигинны машинада моңача яшәгән социаль учреждениегә алып барып куйганнар.

Виктор Пинигин үзен шундый сынауларга дучар иткән кешеләрдән курка. Аларның фотосурәте Төмән шәһәренең "Милосердие" инвалидлар интернаты сайтында бар. Безнең арада йөри алар. Ике аякларында. Әмма йөркләре күптән инде файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер.

Фото: 72.ru
Читайте нас