Җәза срогын үтәү урыныннан качкан өчен.
Башкортстанның Югары суды Чита өлкәсендә туып-үскән 37 яшьлек егеткә карата хөкем карарын үз көчендә калдырды. Элегрәк Мәләвез районара суды карары белән аны «иректән мәхрүм итү урыннарыннан качу» мәддәсе буенча гаепле дип тапканнар. Иргә катгый режимлы колониядә 5 елга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасын билгеләгәннәр.
Республика Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2012 елда аны аеруча авыр җинаять кылган өчен озак срокка иркеннән мәхрүм итәләр. Катгый режимлы төзәтү колониясендә җәзаның бер өлешен үткәч, 2020 елның августында аны колония-поселениегә күчерәләр, өч айдан ир аннан качып китә.
Өч тәүлектән соң полицейскийлар күпфатирлы йорт подъездында качкынны тоткарлый.
Җәзаны артык катгыйга санап, хөкем ителүче аңа апелляция тәртибендә шикаять биргән. Республика Югары суды дәүләт гаепләүчесенең хөкем карарының законлылыгы турындагы фикере белән килеште һәм аны үзгәрешсез калдырды.
Фото: башинформ