Уфа үзәгендә адвокатны үтергән эшкуар күрсәтмә бирә башлаган.
Әлеге җинаятьнең нечкәлекләре билгеләнә.
Үтерүче Станислав Яшинның җитди стресс кичерүе ачыклана – бер ай элек ул үзенең әнисен күмгән. Әнисе Кырмыскалы районында карьерлар эшкәртү белән шөгыльләнүче предприятие җитәкчесе булган. Экспертлар Яшинның әнисенең үлемен аның бурычлары якынайткан дип саный - ир Уфа банкларының берсенә 30 миллион сум акча түләргә тиеш булган. Ә хатын шул ук вакытта "созаемщик" булган.
Финанс учреждениесендә хезмәт иткән һәм судта банк исеменнән чыгыш ясаган Александр Елисеев, хәбәрдар чыганаклар сүзләренә караганда, бурычны кире кайтару буенча таләпләрдә ныклык күрсәткән. Бурычлы исә юристны әнисенең вакытсыз үлемендә гаепле дип санаган - ул хәтта аңа әнисенең каберен телефонга төшереп тә җибәргән. Әйтик, пеня һәм штрафларны исәпләгәннән соң, 30 миллион сумлык бурыч 200 миллион сумнан артып киткән. Шуңа да карамастан, банкирлар судта Яшинның нәкъ менә шундый сумманы түләргә тиешлеген раслый алган.
Станислав Яшин шушы көннәрдә мирас хокукына керергә һәм әнисенең документлары буенча предприятиене үзенә алырга җыенган. Тик, янәсе, Александр Елисеев Яшинга аның милеге дә бурычны түләүгә китәчәк, дип хәбәр иткән.
Юристлар раслаганча, мондый хәл булырга мөмкин түгел, чөнки әнисе исән чагында суд аны банк кредиторы дип танымаган.
- Тик мәрхүмәнең улы бар нәрсәдән дә колак кагарга мөмкинлегенә ышанган. Банк юристын үтерү һәм үз-үзенә кул салу аңа бу хәлдән чыгу өчен бердәнбер мөмкин юл булып тоелган...