+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
20 Марта 2021, 08:00

Хәмер аңны томалагач...

28 яшьлек кешенең үлеменә затлы "Мерседес" машинасы хуҗасы гаепле.

28 яшьлек кешенең үлеменә затлы "Мерседес" машинасы хуҗасы гаепле.

19 март кичендә Белоретта үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗигагә 36 яшьлек "Mercedes Benz" машинасын йөртүче гаепле. Төбәк автоинспекциясе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ул исерек килеш руль артына утырган.

"Тикшерү нәтиҗәсе буенча, аның канында спирт күләме 0,581 промилле тәшкил итте. Ул 2019 елда да исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен хокукыннан мәхрүм ителгән булган, ләкин суд карарыннан соң машина йөртү таныклыгын тапшырмаган", — дип аныкладылар юл полициясендә.

Элиталы чит ил машинасы шоферы, юл билгеләрен дә, чикләүләрне дә күрмичә, 28 яшьлек юл эшчесен бәрдергән.

Тәүлек эчендә дәүләт автоинспекторлары 11 аварияне теркәгән, аларда бер кеше һәлак булган, 10 кеше зыян күргән.

Фото: Башинформ
Читайте нас