20 мартта Уфада гадәти булмаган хәл теркәлгән.
Бер хатын ике баласын чит ил машинасы салонында калдырган. Бәхеткә, бер сабыйның тавышын шаһитлар ишеткән.
Алар оператив рәвештә чара күргән: машина тәрәзәсе пыяласын ваткан һәм вакыйга урынына ашыгыч ярдәм чакырткан.
Сигнализация тавышын ишетеп, сабыйларның әниләре белән әбиләре килеп җиткән. Ана сүзләренә караганда, ул балаларны нибары 10 минутка калдырган. Әмма шаһитлар киресен раслый: сабыйлар чит ил машинасы салонында шактый озак вакыт булган, автомобильнең барлык пыялалары да парланырга һәм бәс белән капланырга өлгергән.
Шаһитлар бер баланың акырып елавын, икенчесенең бөтенәй һуштан язуын әйтә. Ул күзләрен дә ачмаган. Машина тәрәзәсен ватучылар аны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.
Фото: башньюс