Ир-егет сөяркәсенең 6 яшьлек баласын әдәби әсәр укый алмаган өчен тукмаган. Нәтиҗәдә, бала алган җәрәхәтләрдән үлгән.
Новосибирск өлкәсенең Кудряшов бистәсендә яшәүче гаилә узган елның җәеннән бирле балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарында исәптә торган. Тикшерү версиясе буенча, алты яшьлек малайны үги әтисе эчкән хәлдә әнисе күз алдында кыйнаган.
Үткән җомгада да малай бер әсәр укырга теләмәгән, бу хәл көндез исерек хәлдә булган 29 яшьлек ир-егетнең ачуын чыгарган. Ир баланы резина шлангы белән тукмаган. Бу гамәлне ул, шулай ук, хатыны янында кылган. Нәтиҗәдә, бала алган җәрәхәтләрдә үлгән.
Әлеге вакытта полиция хезмәткәрләре хатын белән ирне тоткарлаган һәм бу хәл буенча җинаять эше кузгаткан. Аларга 10 елга кадәр төрмә яный.
Фото: kaz.nur.kz сайтыннан