+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
23 март 2021, 04:05

Әтиләренә 20 ел төрмә яный

Уфада ике кыз, әтиләреннән үч алмакчы булып, аңа коточкыч яла яккан.

Уфада ике кыз, әтиләреннән үч алмакчы булып, аңа коточкыч яла яккан.
Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Денис Чернятьевка, янәсе, балигъ булмаган кызны үз әтисе көчләү турында җинаять эше ничек тикшерелгәне турында хәбәр итүне йөкләде.
Эш шунда, федераль телеканал программасы эфирында Уфада әтиләре үз кызларын көчләү турындагы җинаять эше хакында фикер алыштылар. Әниләре студиядә кызларының әтиләре турында ялган мәгълүмат җиткерүен белдерде, ә гаепләнүчедән алынган тану күрсәтмәләре басым астында бирелгән.
Русия Тикшерү комитеты башлыгы шулай ук аңа гаепләү нигезенә салынган һәм җинаять эшен судка карау өчен җибәрергә мөмкинлек биргән җыелган дәлилләр күләме турында хәбәр итүне йөкләгән, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Алдан хәбәр итүебезчә, Уфада узган елның язында күпбалалы гаиләләрнең берсендә җәнҗал купты. Янәсе, ике кыз, берсе - балигъ, икенчесе балигъ булмаган балалар, әтиләре белән конфликттан соң аңа яла ягарга карар кылган. Олы кызлары әниләренә гаилә башлыгының 15 яшьлек сеңлесен дә көчләве турында сөйләгән.
Хатын шунда ук полициягә китә һәм бу хәл турында белдерә. Ирне тоткарлыйлар, аннары СИЗОга урнаштыралар. Тикшерүче «көчләү» мәддәсе буенча җинаять эшен Совет район судына тапшыра, анда якын арада хөкем карары игълан ителергә тиеш. Үзбәкстанда туып-үскән иргә 20 елга төрмә срогы яный.
Гаиләдә тагын өч кечкенә бала үсә.
Фото: башинформ
Читайте нас