+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
23 март 2021, 10:20

Тугызынчы каттан атып бәргән

Нефтекама кешесенә карата җинаять эше кузгатылган.

Нефтекама кешесенә карата җинаять эше кузгатылган.

Шушы шәһәрдә яшәүче 38 яшьлек ир «хайваннар белән рәхимсез мөгамәлә итү» мәддәсе буенча җинаять эше фигуранты булды.

Бу бәндә тугызынчы каттагы фатир тәрәзәсеннән песи баласын ыргыта. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, ир исерек булган, әмма җинаятьчел гамәлләренең иҗтимагый куркынычын аңлаган.

"Бу гражданның алдан уйланган гамәлләре нәтиҗәсендә песи баласы биеклектән егылудан алынган күпсанлы имгәнүләре аркасында үлгән", — дип аныклык кертә полицейскийлар.

Бу иргә песи баласын үтергән өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм итү куркынычы яный.

Әйтергә кирәк, бу быел Башкортстанда «хайваннар белән рәхимсез мөгамәлә» мәддәсе буенча кузгатылган өченче җинаять эше инде.

Фото: башинформ
Читайте нас