+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
24 март 2021, 05:20

"Ирем баламны урлады..."

Нефтекамада яшәүче хатынга кем ярдәм итәр?

Нефтекамада яшәүче хатынга кем ярдәм итәр?

Нефтекамада яшәүче Эльза социаль челтәрләрдә битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорый. Эш шунда: аның сүзләренә караганда, 40 яшьлек элекке ире аның улын урлаган һәм элемтәгә чыкмый.

Ике атна элек, 10 мартта, Нефтекама шәһәр суды Эльза файдасына карар чыгарган. Фемида хезмәткәрләре үткән елда туган баланың әнисе белән яшәячәген хәл иткән.

Һәм менә, судның рәсми карарыннан соң, ир баланы үзенә алырга карар кыла. Эльза үзенә урын таба алмый, чөнки ир ишек ачмый, шалтыратуларга җавап бирми. Хәтта судтан соң да ул бер яшьлек сабыйны күрергә ирек бирми.

Бөтенләй өметсезләнеп, хатын үзенең хәле турында сөйләргә булган. Элекке ире ике гаиләгә яши икән. Эльза хәтта аның икенче сөеклесе белән хат язышкан. Аның җавапларыннан күренгәнчә, хатын өчен иренең икенче гаиләсе булуы турында белү шок булган.

Бераздан Эльзаны шушы шәһәрдә яшәүче аның элекке ире белән мөнәсәбәтләрдә булган башка хатын-кызлар яза башлаган. Ирне барысы да бик начар сүзләр белән искә ала.

Социаль челтәрләрдә җәмәгать эшлеклеләреннән Эльзага ярдәм итүләрен сорыйлар.

Фото: башньюс


Читайте нас