+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
25 март 2021, 05:45

Рәшит Гарифуллин кызларын гафу иткәнме?

Кызларын көчләүдә гаепләнгән ир өстеннән суд гауга белән тәмамланган.

Кызларын көчләүдә гаепләнгән ир өстеннән суд гауга белән тәмамланган.

Былтыр майда Рәшит Гарифуллинның хатыны, аны 20 һәм 15 яшьлек кызларын көчләүдә гаепләп, полициягә гариза яза. Ирне шунда ук кулга алалар. Соңынан кызлары әтиләренә яла ягу турында белдерә һәм аны тоткынлыктан азат итүләрен сорый.

Судта гаепләнүченең инцест турында тарихны уйлап тапкан өлкән кызы әтисен кочакларга маташса да, суд приставлары кызны нык этәрә, аны әнисе һәм адвокаты яклый. Шуннан тавыш-гауга куба һәм суд хезмәткәрләре 20 яшьлек Севара Гарифуллинаны залдан куып чыгарып, протокол төзи.

Ә моңа кадәр булган утырышларда кызларга әтиләре янына килергә рөхсәт бирелгән булган. Бу хәлгә суд приставлары алышыну сәбәпче диләр.

Кичә суд залында гаепләнүченең соңгы сүзе яңгырады. Иртәгә Рәшит Гарифуллинга хөкем карары чыгарылачак. Биш бала әтисенә, бер куллы инвалидка 21 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Барлык тыңлаулар да ябык форматта уза. Шунысы билгеле, Рәшит Гарифуллин кызларын гафу иткән. Ул аларны сагынуын әйтә.

Фото: башньюс
Читайте нас