Дистәләрчә пассажир йөртүче водительнең кагыйдәләрдән аз гына читләшүе дә фаҗигаләргә китерергә мөмкин.
Гыйнварда республиканың Салават районында пассажир автобуслары катнашлыгында булган авария моңа дәлил булып тора. Ул вакытта 3 кеше үлде, шул исәптән ике бала, 11 кеше җәрәхәтләнгән иде.
Агымдагы елда Башкортстанда пассажир автотранспорты катнашлыгында 67 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кеше һәлак булган һәм 112се төрле дәрәҗәдә имгәнгән. Шуларның 60ы (90 проценты) Уфада булган, 94 кеше зыян күргән. Һәлак булган өч һәм имгәнгән 50 кеше өчен автобус йөртүчеләр гаепле. Бу, узган елдагы белән чагыштырганда, өч тапкыр күбрәк һәм мондый юл-транспорт һәлакәтләренең 80 проценттан артыгы шәһәр һәм шәһәр яны маршрутларында булган. Моннан тыш, автобуслар катнашында 337 механик юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 225е - башкалада.
Юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймау һәм пассажирлар ташуны контрольдә тотуны көчәйтү өчен профилактик рейдлар үткәрәләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары ачыклана, автобусларның техник торышы тикшерелә.
Агымдагы елның 22-26 мартында гына да 1720 автобус йөртүче җаваплылыкка тарттырылган. Ә ел башыннан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 12 меңнән артык хокук бозу очрагын ачыклаган. Барыннан да ешрак светофорның тыю сигналына чыгу, маневр кагыйдәләрен, юл билгеләре таләпләрен, кешеләрне ташу кагыйдәләрен бозу, төзек булмаган транспорт чараларын эксплуатацияләү күзәтелә.
Транспорт чараларының техник торышыннан тыш, ЮХХДИ инспекторларының игътибары җаваплы кешеләр тарафыннан машина йөртүчеләргә рейс алдыннан һәм аннан соң медицина тикшерүе оештыруга, алар тарафыннан билгеләнгән хезмәт һәм ял режимын үтәүгә бирелә. 121 вазыйфалы кеше һәм юридик берәмлек төзексез автобусларны линиягә чыгарган өчен административ җаваплылыкка тарттырылган.
Күпчелек аварияләрнең сәбәбе - дистанцияне үтәмәү. Әйтик, 11 мартта Уфаның Октябрьнең 50 еллыгы урамында автобус йөртүче "клиент өчен көрәш" барышында "Матбугат йорты" тукталышында булган җәяүлене бәрдереп, соңгысының сәламәтлегенә зыян килгән.
Бик тупас кагыйдә бозулар да очрый. Февральдә Мишкә районында ун баланы ярышларга алып барган мәктәп автобусын йөртүче тотыла. Октябрьскийда, водитель хокукларыннан мәхрүм ителсә дә, көн саен пассажирларны йөрткән шофер тоткарланган.
Хәвефсезлекне тәэмин итү өлкәсендә эш дәвам итә.
Фото: башинформ