+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
26 март 2021, 15:25

Хәерсез шаяру

Шуның нәтиҗәсендә самолет кире аэропортка кайткан.

Шуның нәтиҗәсендә самолет кире аэропортка кайткан.

Мәскәүдән Краснодарга очучы самолет пассажирларга җибәрелгән фоторәсемнәр нәтиҗәсендә очышын өзгән. Бу хакта "Краснодар блокноты" хәбәр итә.

Басма аныкланганча, бу хәл 23-24 март төнендә булган. Бер сәгать узгач, сәяхәтчеләргә телефон аша "Мин пычак белән!" дип язылган картина килә башлаган. Шуннан соң кайбер пассажирлар паникага бирелә һәм экипаж әгъзаларына бу хәл турында әйтә. Нәтиҗәдә, һава судносы командиры Домодедовога әйләнеп кайтырга карар кылган.

Самолет җиргә төшүгә бортына полиция хезмәткәрләре күтәрелә һәм сурәтләрне кем җибәрүен ачыкларга керешә. Бу 10нчы рәттә утырган София исемле кыз булып чыга. Кызны аның дуслары белән бергә арытаба тикшерү өчен рейстан төшерәләр, ә калган сәяхәтчеләрне башка самолетка күчерәләр.

Фото: aif.md
Читайте нас