+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
26 март 2021, 05:10

"Коридорда әти ята, йокы бүлмәсендә - әни..."

Балалар коточкыч фаҗига шаһитлары булган.

Балалар коточкыч фаҗига шаһитлары булган.

Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә чәчләр үрә торырлык хәл теркәлгән. Анда бер гаиләдә ир белән хатын үлгән.
Фаҗига турында беренче булып 7 һәм 10 яшь кенә булган балалар белгән.

Өлкән уллары - мәктәп укучысы, бу көннәрдә язгы каникулларда. Ул 8.30да уянып, әнисенә эшкә китәр алдыннан ни өчен аны уятмаганлыгын белергә юнәлә. Тик коридорда әтисен күреп ала, ә йокы бүлмәсендә әнисе ята...

Малай үзе полициягә шалтырата, туганнарын чакырта. Һәлакәт урынына килгәч, тикшерүчеләр бу вакыйганың якынча картинасын тергезә. Алар фаразы буенча, 43 яшьлек ир башта хатынын мендәр белән тончыктырып үтергән - мендәр мәет янында яткан. Аннары, күрәсең, кылган гамәлләреннән куркып, үз-үзенә кул салган.

Күршеләре белдерүенчә, бу яхшы, имин гаилә булган. Хатыны - бухгалтер, ире таксист булып эшләгән, Икесенең дә үз машиналары булган. Ләкин ир хатынны бик көнләгән, диләр...

Фото: татарпресса
Читайте нас