+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
30 март 2021, 14:50

"Мин башкача булдыралмадым..."

Бүген Уфаның Киров районы судында адвокатны атып үтергән Станислав Яшин өчен чик кую чарасын сайлау буенча суд утырышы узды.

Бүген Уфаның Киров районы судында адвокатны атып үтергән Станислав Яшин өчен чик кую чарасын сайлау буенча суд утырышы узды.
Ул 17 мартта узгынчылар күз алдында юрист Александр Елисеевны пычак кадап үтерде, ә аннары үз-үзен үтерергә омтылды.
Ул чакта ирне коткарып, дәваханәгә илтәләр һәм операция ясыйлар, ә арулангач, судка китерәләр. Нәтиҗәдә, тикшерү барышында Станислав Яшинны тикшерү изоляторына җибәрделәр, анда ул 1 ай һәм 18 көн – май уртасына кадәр булачак.
Шул ук вакытта Яшинның адвокаты, үз яклаучысының авыр хәленә сылтанып, өй арестына җибәрү турында үтенеч биргән, тик судья аны канәгатьләндермәгән.
Шулай ук суд залында Станислав Яшин беренче тапкыр үтерелгән юрист Александр Елисеев гаиләсенә мөрәҗәгать итте һәм алардан гафу үтенде.
– Үземне бик начар хис итәм. Елисеевлар гаиләсеннән барысы өчен дә гафу сорыйм. Минем хата. Мин кылган фаҗига, хатаны йолу юлы юк. Тик барыбер гафу үтенәм, - диде Станислав Яшин.
Фото: баашинформ
Читайте нас