Фатир сатып алганда, игътибарлы булыгыз, дуслар: торакның элекке хуҗаларыннан калган коммуналь хезмәтләр өчен бурычны сездән түләтергә мөмкиннәр. Һәрхәлдә, бу җәһәттән яңа закон проекты эшләнә.
Фатирның элекке хуҗалары торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч җыеп яткан булса, хәзер бу сумманы аның яңа ияләреннән түләтмәкчеләр. "Торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите" ассоциациясе шундый тәкъдим белән чыккан.
Ассоциация хезмәткәрләре бу җәһәттән закон проекты әзерләгән һәм аны Төзелеш министрлыгына юллаган. Документта язылуынча, капиталь ремонт өчен бурычлары булган фатир сатылган очракта, бу бурычлар аның яңа хуҗаларына күчә. Шул ук вакытта коммуналь түләүләр, агымдагы ремонт, идарә өчен җыелган бурычлар фатирның элекке хуҗасы җаваплылыгында кала.
Идарәче компанияләр гадәттә бурычлы фатирларның элекке хуҗаларын таба алмый, шул сәбәпле алар тарафыннан тиешле сумма түләнми кала. Сатып алучыларның, торак алганда, бурычлар мәсьәләсе белән кызыксынып бармавы хәлне тагын да катлауландыра.
Риэлтор компанияләре биргән мәгълүматлар буенча, икенчел базарда фатирларның 20-25 проценты өчен бурыч бар. Законга үзгәрешләр кертү фатир сатучылар һәм сатып алучылар өчен бурыч җыймаска этәргеч булыр иде, ди белгечләр.
Ә әлегә торак-коммуналь хезмәтләр өчен илебез халкының 1,4 триллион сум бурычы җыелган һәм бу күрсәткеч артканнан-арта бара.
Фото: bishelp.ru