+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
2 апрель 2021, 07:45

Ничек җир күтәрә?

Башкортстан Югары суды якын арада Бөре районында яшәүче 50 яшьлек хатынга карата җинаять эшен караячак.

Башкортстан Югары суды якын арада Бөре районында яшәүче 50 яшьлек хатынга карата җинаять эшен караячак.

Хатын өйдәшенең әнисен үтерүдә гаепләнә.

Республика прокуратурасы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 2019 елның ноябреннән җинаять эше фигуранты юл-транспорт һәлакәтеннән соң урын өстендә яткан өлкән яшьтәге хатынны караган.

«2020 елның апрелендә, әбине алга таба да карарга теләмичә, гаепләнүче аны металл таяк белән кыйный, соңыннан буып үтерә», — дип аныкладылар ведомствода.

Гаепләнүче үз гаебен таныган. Хатынның нервлары түзмәгәндер, күрәсең...

Фото: башньюс


Читайте нас