Балаларга карата җинаять кылучыны хөкем итәләр. Шартлы рәвештә түгелме?
Ырынбур өлкәсенең Матвеев районында яшәүче 34 яшьлек кешегә карата 14 яшьтән кечерәк балаларның җенси кагылгысызлыгына каршы җинаятьләр сериясе факты буенча хөкем карары чыгарылды, дип хәбәр итә ИА REGNUM. Корбаннар арасында Башкортстанда туып-үскән балигъ булмаган балалар да булган.
Ырынбур өлкәсе буенча Тикшерү комитеты версиясе буенча, ир-ат биш ел дәвамында - 2014 елдан 2019 елга кадәр - балаларны эзәрлекли һәм аларга психологик яктан йогынты ясый, порнографик сюжетлар, фотолар төшерә. Ирне шулай ук сексуаль характердагы көчләү гамәлләрендә дә гаеплиләр. Корбаннар арасында Ярославль өлкәсеннән, Башкортстаннан, Татарстан һәм Ырынбурдан 9дан 14 яшькә кадәр балигъ булмаган балалар бар.
Гаепләнүчегә биш мәддә буенча 12 җинаять инкримацияләделәр: бозык гамәлләр кылу (РФ ҖК 135нче мәддәсенең 3 өлеше); сексуаль характердагы гамәлләргә мәҗбүр итү (РФ ҖК 133нче мәддәсенең 2 өлеше); 14 яшькә җитмәгән балигъ булмаган балаларның порнографик рәсемнәре белән материаллар әйләнеше (РФ ҖК 242.1 мәддәсенең 2 өлеше); үтерү белән янап 14 яшькә җитмәгән затларга карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре (РФ ҖК 132 мәддәсенең 4 өлеше); шәхси тормыш кагылгысызлыгы (РФ ҖК 137 мәддәсенең 1 өлеше).
Суд җинаятьчене 13 елга катгый режимлы холык төзәтү колониясенә озаткан, шулай ук ул төп җәза үтәгәннән соң, ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителгән. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Фото: vp.donetsk.ua