Урлашуда Уфа шәһәре хакимияте чиновниклары да шикләнелә.
Уфа шәһәрендә автомобиль юлларында юл тамгасы салганда 7 миллион сум урланган.
Тикшерү комитеты коммерция фирмасы җитәкчелегенә һәм мэрия чиновникларына каршы җинаять эшләре кузгаткан.
2020 елның июлендә Уфа хакимиятенең коммуналь хуҗалык идарәсе чиновниклары электрон аукцион нәтиҗәләре буенча «Аксиома» компаниясе белән юл тамгасы төшерү өчен контракт төзи. Подрядчы эшне башкарырга риза булган. Сумма 116 миллион сум тәшкил иткән. Контракт буенча түләү тулы күләмдә башкарылган.
– Шул ук вакытта түрәләрнең законсыз күрсәтмәсе буенча эшләрнең бер өлеше шәһәр хакимиятенә караган «СУРСИС» учреждениесе тарафыннан башкарылган, әмма акча «Аксиома» җәмгыяте исәбенә күчерелгән һәм арытаба урланган, – дип хәбәр иттеләр прокуратурада.
Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматларына караганда, барлыгы 7 миллион сум бюджет акчасы урланган. Прокуратура тикшерү материалларын Тикшерү комитетына тапшырганнан соң, анда "оешкан төркем тарафыннан аеруча зур күләмдә кылынган караклык" турында җинаять эшләре кузгатыла. Фигурантлар - коммерция оешмасы җитәкчелеге һәм шәһәр хакимиятенең билгеләнмәгән вазыйфалы кешеләре.
Фото: кп.ру