Уфаның Калинин районында балалар бакчасы мөдире акча үзләштерүдә гаепләнә.
2013 елдан 2016 елга кадәр җитәкче үзенең танышын ихата җыештыручы итеп урнаштырган һәм эш вакытын исәпкә алу табельләрен раслаган. Нәтиҗәдә, мөдир иптәше белән бергә 93 мең сум акча урлаган, аларны үзара бүлешкән.
Шулай ук мөдир ике хезмәткәргә стимуллаштыручы түләүләр түләгән һәм алардан, янәсе, балалар бакчасы ихтыяҗларына премияләрдән 27 мең сум акча бирүләрен таләп иткән. Хезмәткәрләр акчаларын тапшырган, мөдир аны үз ихтыяҗларына тоткан.
Башкортстанның Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хатын гаебен танымаган. Гаепләү аның белән сүз куешкан хатынга да белдерелгән. Ул да гаебен танымаган. Материаллар судка тапшырылган.
Фото: кп.ру