+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
7 Апреля 2021, 04:45

"Атып үтерәчәкмен!"

Күмертауда ашыгыч ярдәм табибын үтерү белән янаган кешене хөкем итәләр.

Күмертауда ашыгыч ярдәм табибын үтерү белән янаган кешене хөкем итәләр.

Күмертау суды матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, бу хәл 2020 елның 15 декабрендә булган. Ашыгыч ярдәм бригадасы чакыруга кан басымы югары булган хатын янына килә, тик фатирда исерек ир белән очраша. Ул аларның озак килүенә канәгатьсезлек белдерә. Фельдшер аны авыру янына кертүләрен сорагач, ир, каршына басып, үтерү белән яный башлый.

- Ул миңа сине пычак белән кискәлим, пистолетым бар, атып үтерәчәкмен, ддиде, аннан соң кайнаган чәйнек алып килеп баш өстендә тотып, кайнар су коеп үтерәм, дип кычкырды, - дип сөйләгән хатын.

Нәтиҗәдә, суд гаебен тануын, инвалид булуын, шулай ук гаепләнүченең ихлас тәүбә итүен исәпкә алган һәм аны ике елга шартлы рәвештә хөкем иткән.

Фото: кп.ру
Читайте нас