+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
7 апрель 2021, 04:55

Модельерның улына кемнәр яный?

Модельер Вячеслав Зайцевка прокуратура хезмәткәрләре килгән.

Модельер Вячеслав Зайцевка прокуратура хезмәткәрләре килгән.

Баксаң, аның милек хокуклары бозылган икән. Модельер прокуратурага мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта Super басмасына Зайцевның шәхси ярдәмчесе Рәсүл Әхмәтов сөйләгән. Әхмәтов сүзләренә караганда, хокук сакчылары Зайцев өенә урнашкан билгесез кешеләр турында сораулар биргән.

Сүз шул исәптән телейолдыз Галина Гарәфетдинованың «Дом-2» программасында катнашкан улы һәм хәзерге вакытта Зайцевның барлык чараларын оештыручы абыйлы-энеле Хөсәеновлар турында да барган.

Моннан тыш, прокурорларга Хөсәеновларның берсенең шәхси ярдәмчесе Игорь Томайланың Слава Зайцевның улы Егорга үтерү белән янавы билгеле булган.

Фото: РИА Новости
Читайте нас