+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
8 апрель 2021, 05:45

Хатынын яндыручыга җәза катгыйлатылды

Нәрсә майтаруын аңлап, ир ашыгыч ярдәм чакыртса да, бичара бер айдан соң дәваханәдә үлгән.

Нәрсә майтаруын аңлап, ир ашыгыч ярдәм чакыртса да, бичара бер айдан соң дәваханәдә үлгән.

Башкортстан Югары суды Алкино авылында яшәүче 56 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча прокуратура карарын канәгатьләндергән. Элек Чишмә район суды карары белән ул «саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китергән сәламәтлеккә алдан уйлап зыян китерү» мәддәсе буенча, 10 елга ирегеннән мәхрүм ителгән булган.

Республика Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2020 елның июнендә көнкүреш ызгышы вакытында бу бәндә хатынын кыйнаган һәм, янып китүче сыекча сибеп, аңа ут төрткән. Ир, ялкынны сүндереп, ашыгыч ярдәм чакыртуга карамастан, зыян күрүче бер айдан соң дәваханәдә үлгән.

Дәүләт гаепләүчесе, хөкем карары белән килешмичә, холык төзәтү колониясе режимын катгыйлатуны таләп итеп шикаять биргән, чөнки элегрәк хөкем ителүче аеруча авыр җинаять кылган өчен җәзаланган булган инде.

Республика Югары суды прокурорның дәлилләре белән килешкән һәм гаепләнүчене җәза үтәтү өчен махсус режимлы холык төзәтү колониясенә җибәргән.

Фото: gorodnsk63.ru
Читайте нас