Эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне, хокук бозуларны кисәтү буенча эше турында полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе начальнигы Данис Галиәхмәтов чыгыш ясады. Данис Әлмир улы белдерүенчә, узган елда районда барлыгы 6624 җинаять, административ хокук бозулар һәм башка хәл-вакыйгалар теркәлгән. 48 оператив-профилактик чара үткәрелгән, алар арасында – “Игътибар: балалар!”, “Арсенал”, “Үсмер — гаилә”, “Торак секторы”, “Көнкүреш”, “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!” һәм башкалар бар.
Алар барышында хокук саклау органнары торак секторларына, сәүдә һәм хуҗалык объектларына рейд белән чыга, аларда видеотеркәү чаралары барлыгын тикшерә, җинаятьләр, шул исәптән мутлашулар схемасы турында аңлату эшләре алып бара. Халыкның финанс грамоталылыгы булмавы, я кешегә артык ышануы аркасында акчаны мошенникларга күчерү очраклары, кредит алдыру кебек мутлашу-урлашулар хафага сала. Гаиләләрдәге ызгышлар да кимеми. Алар буенча гаепләнүчеләрне административ җаваплылыкка тарттыру каралган. Йортта гауга куптаручылар саны буенча республика Русиядә алдынгы урыннарның берсен алып тора, дисәң дә була. Шул сәбәпле үлем очраклары да теркәлә.
Мәгариф учреждениеләрендә укучылар арасында суицидларны кисәтү буенча мәгариф бүлеге методисты Нурия Әминева сөйләде. Нурия Флүр кызы билгеләвенчә, район мәктәпләрендә барлыгы 9 психолог һәм 9 социаль педагог эшли. Барлык белем учакларында да укытучылар Интернетның хәвефе турында аңлату эшләре алып бара. Бу максатта “Хәвефсез Интернет айлыгы” акциясе уздырыла. Апрель-май айларында имтиханнар алдыннан стрессны кисәтү буенча сыйныф сәгатьләре үткәрү күз уңында тотыла. Ата-аналар белән бергә балаларның төрле сайтларга керүен, виртуаль дусларын контрольгә алу буенча эшне активлаштыру — мәгариф учреждениеләре бурычы.
Утырышта авыл биләмәләре башлыклары да чыгыш ясады. Авыр тормыш хәлендә калган һәм социаль хәвефле гаиләләр белән профилактик эшләр хакында Кырмыскалы авыл биләмәсе башлыгы Айрат Ходайдатов сүз тотты. Авыл биләмәсе составына җиде торак пункт керә. Аларда 11 меңнән артык кеше яши, 3979 гаиләнең 186сы – күпбалалы. 24 бала имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә, аларның 7се – социаль хәвефле, 5се авыр тормыш хәлендә калган.
Айрат Әскать улы белдерүенчә, имин булмаган гаиләләр һәрвакыт авыл биләмәсе хакимияте контролендә. Хәвеф-хәтәр тудырмау өчен участок уполномоченныйлары белән даими рәвештә рейдар оештырыла. Кешене күршесеннән дә яхшырак кем белсен? Шуңа да мондый гаиләләрне күз уңында тоту өчен күршеләрне куратор итеп тәгаенләргә тәкъдим ителде. Гомумән, эшләр төрле формада алып барыла: хокук бозуларны кисәтү буенча киңәшмәләр, гражданнарны кабул итү, рейдлар, методик чаралар үткәрелә. Чараларга балаларны, яшьләрне җәлеп итү мөһим бурыч булып тора. Район үзәгендә балаларны җәлеп итеп, төрле чаралар үткәрү өчен урыннар күп. Алда – җәйге каникуллар, бу чорда да аларны күздән ычкындырырга ярамый.
Карлыман авыл биләмәсе башлыгы Азат Әхмәтҗанов хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү буенча узган елда үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Бу биләмәдә социаль хәвефле һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрне һәм балаларны контрольгә алып, йортларга йөрергә, профилактик әңгәмә үткәрергә, андыйларны психологка җибәрергә кирәклеге билгеләнде. Спиртлы эчемлекләр куллану белән мавыгучы ата-аналар турында опека һәм попечительлек буенча секторга, “Гаилә” районара үзәгенә вакытында хәбәр итәргә, шулай ук төрмәдән кайткан кешеләр белән профилактик әңгәмәләрне даими үткәреп торырга кирәклеге сызык өстенә алынды. Ирекле халык дружиналары, хатын-кызлар, ветераннар советлары авыл биләмәсе депутатлары белән бердәм эшләгәндә, әлбәттә, нәтиҗә булачак.