+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
9 апрель 2021, 06:29

Кыйналган ир мәрткә киткән

Аның баш сөякләрен сындырганчы тукмаган ир һәм аның ике улына инде дүрт ел бер җәза да юк.

Аның баш сөякләрен сындырганчы тукмаган ир һәм аның ике улына инде дүрт ел бер җәза да юк.

Уфада 66 яшьлек ир һәм аның ике улын хөкем итәчәкләр. Алар тротуардан машинада йөрмәүне таләп иткән өчен бер узып баручыны кыйнаган.

Бу хәл 2017 елның июнендә ук булган, тик тикшерү озакка сузылган, һәм прокуратура җинаять эшен судка хәзер генә тапшырган.

Әтисе белән уллары Октябрь проспектындагы йорт янында тротуардан машинада узып барганда, аларга каршы килүче ир кисәтү ясый. Ата кеше уллары белән машинадан чыга башлаганны күреп, кисәтүче йөгереп качарга була.

Әмма аны куып тоталар һәм баш сөякләрен сындырганчы кыйныйлар. Ир клиник үлем кичерә, бәхеткә, табиблар аны коткарып кала ала.

Аның сәламәтлегенә авыр зыян китергән өч ир үз гаебен танымаган. Тикшерү эшәре нигә шулай озакка сузылуы турында хәбәр юк.

Фото:https://i.ytimg.com/
Читайте нас