+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
10 апрель 2021, 09:40

Гашыйклар акча эшләү юлын тапкан

Әмма хәзер аларны озакка аерачаклар.

Әмма хәзер аларны озакка аерачаклар.
Әлеге пар Уфаның бакча ширкәтләренең берсендә тотыла. Алар наркотиклар сатып яткан.
- Полицейскийлар ачыклаганча, яшьләр «мефедрон»ны гына түгел, гашиш, марихуана, амфетамин, МДМА һәм хәтта кокаин да тараткан. Наркотиклар алга таба илнең берничә төбәгендә сату өчен тәгаенләнгән, - дип хәбәр итә Башкортстан полициясе.
Җинаятьчел юлга басарга карар иткән яшь пар үз дачаларында наркотиклар склады оештырган.
Хокук сакчылары биредә 30 миллион сумлык тыелган матдәләр исәпләгән. Полиция мәгълүматларына караганда, 29 яшьлек уфалы «склад-закладчы» булып эшләгән: ул наркотикларны саклаган, аларны төргән һәм махсус урыннарга салган.
Аның сөеклесе - 25 яшьлек Уфа кызы да үз фатирында наркотиклар складын оештыра. Ул аларны шкафта әйберләр белән бергә саклаган.
- Киштәләр төрле наркотиклар белән тулган иде. Оператив мәгълүматларга караганда, аларның саны 24 мең яшерен урынга урнаштырырга җитәр иде, - диелә төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.
Тоткарланганнан соң, яшьләр шәһәр буенча наркотикларны ничек таратуы турында сөйләгән. Ир аларны кече яшьтәге балалар өчен тәгаенләнгән автомобиль люлькасына яшергән.
- Бу - быел республикада полиция хезмәткәрләре тарафыннан алынган наркотик матдәләрнең иң зур партиясе, - ди полицейскийлар.
Җинаятьчеләр үз гаепләрен таныган һәм хәзерге вакытта сак астына алынган. Аларга карата җинаять эшләре кузгатылган.
Фото: ppsy.ru
Читайте нас